Вәгъдә (беренче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Таң атканда, салкын чишмә буенда,
Очраштык без иркәм белән тагын да.
Күктә болыт тулган иде,
Сандугач та тынган иде,
Без аерылып киткән чагында.

Вәгъдә биргәч, кирәк иде көтәргә,
Нигә инде мине моңсу итәргә?
Зәйтүн гөл чәчкәсе кебек
Яшьтән сөйгән үз ярыңны
Нигә инде ялгыз итәргә?

Вәгъдә биргәч яшь егеткә дөньяда
Саф мәхәббәт, керсез күңел, хис кирәк
Яшьтән өзелеп сөйгән ярың
Үз вәгъдәсен үзе бозгач,
Газапланып тибә яшь йөрәк.

Күңел никтер ямансулый, моңланам,
Синең утларыңда янам мин һаман.
Ярсыма син, яшь йөрәгем,
Давылдан соң диңгез тына,
Сагышларым бетәр бер заман.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.8 (18 голосов)
« »