Капкам

Категория: Авторлары

Җилфер-җилфер искән җилләр,
Җил капканы җимергән.
Теләп алган каза түгел,
Җил хәлләрен кем белгән?
Ник аларсың һаман артса
Җил җимергән капкалар.
Җил җимергән капкаларны
Кемнәр кайтып каккалар?

Китәләр яшьләр авылдан,
Калалар картлар торып.
Искегә терәү куясың,
Яңаны булмый корып.

Күңелдә бетмәс сагышлар,
Юксыну сагышыдыр.
Тышта кемдер йөри кебек,
Малайлар тавышыдыр.
Бәла-казалар китереп,
Аптыратты җиле дә.
Тышта кемдер йөри дисәм,
Йөри икән җил генә.

Китәләр яшьләр авылдан,
Калалар картлар торып.
Искегә терәү куясың,
Яңаны булмый корып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »