Яшьлек хатасы

Категория: Авторлары

Гел бәхетле булыйк әле, диеп,
Гомерләрне бергә бәйләдек.
Кавышырга иртә булган икән,
Белмәдек шул, нигә белмәдек?

Ашыкканбыз икән, ялгышканбыз,
Сагышлардан кая качасы?
Үкси йөрәк инде, төзәлми шул,
Төзәлми шул яшьлек хатасы.

Туйлар истә, гүя безгә яуды
Бар галәмнең изге теләге.
Сабый да бит, гел елмая иде,
Ни күрәсен алдан белмәде.

Ашыкканбыз икән, ялгышканбыз,
Сагышлардан кая качасы?
Үкси йөрәк инде, төзәлми шул,
Төзәлми шул яшьлек хатасы.

Инде безнең яшьлек хаталары,
Тик сабыйга гына күчмәсен.
Сине эзли яшьлек үзе белән,
Тузә инде, сабый, нишләсен?

Ашыкканбыз икән, ялгышканбыз,
Сагышлардан кая качасы?
Үкси йөрәк инде, төзәлми шул,
Төзәлми шул яшьлек хатасы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »