Энҗе карлар

Җир өстенә энҗе карлар ява,
Күңелләрем хискә уралган.
Мәхаббәттән шашып икәү генә,
Йөри идек шулай урамнан.
Төшләремә энҗе карлар керә,
Безнең эздән сукмак салынган.
Тал кызларын хәтта көнләштереп,
Үтә идек чишмә ярыннан.

Урамнарны инде узган чакта,
Юк, кирәкми, иркәм, озатма.
Бәхетле көннәрне кайтарыйк, дип,
Күңел давылларын кузгатма.
Урамнарны инде узган чакта,
Юк, кирәкми, иркәм, озатма.
Бәхетле көннәрне кайтарыйк, дип,
Күңел давылларын кузгатма.

Безнең мәхаббәткә ниләр булды,
Алар суындымы юк-бардан?
Изге чишмә яннарына барып,
Сабырлыклар сорыйм Ходайдан.
Аккан сулар кире кайтмый инде,
Энҗе карлар да бит эреде.
Барлык борчуларны да онытып,
Юатырга ничек күңелне?

Урамнарны инде узган чакта,
Юк, кирәкми, иркәм, озатма.
Бәхетле көннәрне кайтарыйк, дип,
Күңел давылларын кузгатма.
Урамнарны инде узган чакта,
Юк, кирәкми, иркәм, озатма.
Бәхетле көннәрне кайтарыйк, дип,
Күңел давылларын кузгатма.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »