Көмеш балдак

Алтын да түгел, көмеш балдак кидем,
Борынгыдан калган саф көмеш.
Саф көмештәй гүзәл яшьлек үтте,
Синсез үтте — нинди үкенеч…

Алтын да түгел, көмеш балдак кидем,
Сызыла, сызыла көмеш балдагым.
Балдак кебек сызылып, мин яшимен
Бу гомеркәйләрнең калганын.

Алтын да түгел, көмеш балдак кидем,
Борынгыдан калган саф көмеш.
Син оныттың, һаман саклыймын мин
Мәхәббәтебезне саф килеш.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »