Саллар (икенче вариант)

Категория: Авторлары

Хушлашмыйча яшьлегем,
Ачып өйнең ишеген,
Утырыпмы салларга,
Китте әллә кайларга.

Саллар суда батмас,
Яшьлек онытылмас.
Сайрар кошлар кебек,
Кире әйләнеп кайтмас.
Саллар суда батмас,
Яшьлек онытылмас.
Сайрар кошлар кебек,
Кире әйләнеп кайтмас.

Кыш җитмичә су туңмас.
Саллар тукталып тормас.
Җил еракка озатыр,
Мине кемнәр юатыр?

Саллар суда батмас,
Яшьлек онытылмас.
Сайрар кошлар кебек,
Кире әйләнеп кайтмас.
Саллар суда батмас,
Яшьлек онытылмас.
Сайрар кошлар кебек,
Кире әйләнеп кайтмас.

Басып текә ярларга
Карыйм аккан суларга.
Яшьлегемә ни булды?
Саллар белән югалды.

Саллар суда батмас,
Яшьлек онытылмас.
Сайрар кошлар кебек,
Кире әйләнеп кайтмас.
Саллар суда батмас,
Яшьлек онытылмас.
Сайрар кошлар кебек,
Кире әйләнеп кайтмас.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (4 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »