Добавлено marat_aibash в ЧТ, 18/04/2019 - 15:51

Юлыма чыгасың,
Кулларың сузасың,
Оныттың, кадерлем, дисең дә.
Онытылмый назларың,
Яшьлегем язлары
Исемдә, исемдә, исемдә.
Шелтәле карама,
Ят керде арага,
Сагынып яшим, дип, мин генә.
Катлаулы язмышым,
Иң татлы сагышым —
Син генә, син генә, син генә.
Гомерләр үтсә дә,
Көзләрем җитсә дә,
Көзләрем яз иткән нурым син.
Сүнсәм дә сүрелмәс,
Үлсәм дә өзелмәс
Җырым син, җырым син, җырым син!