Добавлено Almaz в ЧТ, 18/04/2019 - 20:00
Юлларым ерак, сөеклем,
Юлларым сиңа бара.
Елларым яфрактай коела,
Тик якынаймый ара.
Елларым яфрактай коела,
Юлларым сиңа бара.
Елларым яфрактай коела,
Тик зарланыр юк зарым!
Бик урау-урау булса да,
Сиңа бара юлларым.
Бик урау-урау булса да,
Зарланырга юк зарым.
Димәк, мин әле сөямен,
Шул юлдан киләм икән.
Димәк, мин әле яшимен,
Әгәр дә сөям икән.
Димәк, мин әле яшимен,
Юлымнан киләм икән.
/ 1964 /