Кайту (Авылга кайтканда)

Ялан тәпи баскан эзләремнең
Җылысына карлар яугандыр,
Авыл башындагы нәни инеш
Кар көртенә күмелеп калгандыр.

Ак бүреген кырын салды микән
Басуларда эскерт өсләре?
Таралгандыр таңгы урамнарга
Яңа пешкән икмәк исләре.

Әткәемнән откан “Авыл көе”н
Сагынып җырлармын дип, кем белгән…
“Туган нигезеңә баш июнең
Ояты юк”, — дигән уй белән
Кайтып киләм әле, кыяр-кыймас,
Күптән чыгып киткән юл белән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »