Гармун моңы (өченче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Гармуныңны уйныйсың да,
Урамнарны буйлыйсың.
Күңелең тулы моң гына,
Ни турында уйлыйсың.

Кушымта:
Уйнат, дустым, гармуныңны
Безнең авыл көенә.
Синең моңлы уйнавыңа
Күңелләрем сөенә.

Яшьлек хатирәсе булып,
Чыңлый гармун тавышы.
Шул гармун моңы тарата
Йөрәгемнең сагышын.

Кушымта:

Кушылып гармун тавышына,
Җыр суза безнең яшьләр.
Гармун моңнары булганда
Авыллар мәңге яшәр.

Кушымта:

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
« »