Добавлено tatassr в Пнд, 06/05/2019 - 13:57

Кайда алар? Кайда икән алар —
Сөю утларында янган чаклар,
Мөлдерәмә тулып ташкан күңелләргә
Йолдызлардан сихри моңнар тамган чаклар?
Кайда алар? Кайда икән алар —
Таңны таңга ялгап йөргән чаклар.
Хыялыбыз бишегендә тирбәлгәндә
Ай нурыннан такыялар үргән чаклар?
Кайда алар? Кайда икән алар —
Өмет ярларына җиткән чаклар.
Мәхаббәтне маяк итеп киләчәккә
Ай юлыннан икәү атлап киткән чаклар?