Кәккүк моңы

Кәккүк кайтты туган җирләренә,
Тавыш бирде алсу иртәдә!
Әйдә, кайтып тыңла кәккүк моңын —
Сагыш йотып йөрмә чит җирдә!

Кәккүк кайтты туган җирләренә,
"Кәк-күк"…"Кәк-күк" гомер санады!
Гомеремнең калган мизгелләрен
Санар өчен урын сайлады!

Кәккүк чәе тәмле туган якта,
Гөл-чәчкәләр бизи кырларны.
Мизгелләрнең шундый ямле чагы,
Сагындырган моңлы җырларны:

Кәккүк кайтты туган җирләренә,
"Кәк-күк"…"Кәк-күк" гомер санады!
Гомеремнең калган мизгелләрен
Санар өчен урын сайлады!

Эндәшмәдем.. Әллә шуңа микән —
Кабат-кабат йөрәк юрады…
Күңелемнең тирән сагышларын,
Якты хисләр белән урады.

Кәккүк кайтты туган җирләренә,
"Кәк-күк"…"Кәк-күк" гомер санады!
Гомеремнең калган мизгелләрен
Санар өчен урын сайлады!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »