Син үзгәрә аласың

Булды, җитте, син хәзер үзгәрә аласың,
Әле ясасаң бер хата, син үзгәрә аласың.
Бу гомер юлында әллә, әллә нишләп карарсың,
Соң булырга тиеш түгел, син үзгәрә аласың.

Син, туган, үстең, син үзгәрә аласың,
Кайсы якка өйрәтмим, үзең сайларсың.
Безгә карап үрнәк алма, ялгышканны анларсың.
Дустың булса, чакыр — ул да карасын,
Авыртулар узгансың, үпкәне бозгансың,
Төрле исерткечләр белән мавыкны яраткансың,
Әле соң түгел, туганнар аптырасын,
Син ихтыяр көчле, син үзгәрә аласың.

Булды, җитте, син хәзер үзгәрә аласың,
Әле ясасаң бер хата, син үзгәрә аласың.
Бу гомер юлында әллә, әллә нишләп карарсың,
Соң булырга тиеш түгел, син үзгәрә аласың.

Булды, чыгыгыз баштан женнәр,
Каршы алсын фәрештәләр мине,
Дөрес юлга бастырсыннар мине,
Борыласы килми артка.

Газиз әти-әни, аларны Алла сакласын,
Ә балалары аларны берүк кайгыртмасын,
Син исән-сау, башың эшли менә, синең байлыгың.
Ләкин башың китмәсен, барлык дип,
Син үзгәрә аласың,
Киләчәккә нокта куясың.

Авыр хәлгә калсаң, тиз генә котылмассың,
Әгәр син аннан чыга калсаң,
Дустым, син сынмаган,
Син үзгәрә аласың.

Булды, җитте, син хәзер үзгәрә аласың,
Әле ясасаң бер хата, син үзгәрә аласың.
Бу гомер юлында әллә, әллә нишләп карарсың,
Соң булырга тиеш түгел, син үзгәрә аласың.

Китеп карарга иде шул берәр юлга,
Кире кайтыр өчен, үзгәргәнме икән дөнья,
Соңыннан берәр ясарга нәтиҗә,
Кем булганбыз, әйләнгәнбез микән кемгә.

Рәхмәт әнигә, тәрбия биргәнгә,
Хөрмәт урамга, бергә булганга.
Бу өч көнле дөньяда әллә кем булмассың,
Тотып кала ул, син үзгәрә аласың.
Син үзгәрә аласың,
Син үзгәрә аласың.
Бу өч көнле дөньяда әллә кем булмассың,
Тотып кала ул, син үзгәрә аласың.

Булды, җитте, син хәзер үзгәрә аласың,
Әле ясасаң бер хата, син үзгәрә аласың.
Бу гомер юлында әллә, әллә нишләп карарсың,
Соң булырга тиеш түгел, син үзгәрә аласың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (3 голоса)
« »