Нигә генә

Категория: Авторлары

Нишлим икән, һаман сине оныта алмыйм,
Берничек тә күңелемне юата алмыйм.
Нишлим икән, кая барыйм, кая китим,
Сер йомгагын кемгә генә икән сүтим.

Нигә болай, нигә болай булды икән,
Нигә генә сөю гөле сулды икән?
Кем гаепле, синме, минме, мәхаббәтме?
Нишләтергә газап булган мәхаббәтне?

Мең сорауга бер җавап юк, башым җитми,
Гашыйк булып йөргән чаклар уйдан китми,
Мәхаббәт ул әллә бәхет түгел микән?
Шул сорауга гына җавап бирче, иркәм.

Нигә болай, нигә болай булды икән,
Нигә генә сөю гөле сулды икән?
Кем гаепле, синме, минме, мәхаббәтме?
Нишләтергә газап булган мәхаббәтне?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »