Кияүгә

Категория: Авторлары

Ничә еллар сине көттем,
Сине генә эзләдем.
Син бит минем гөлчәчәгем,
Син минем киләчәгем.
Акыллы, ышанычлы ир
Булырмын синең өчен.
Син бәхетле булсын өчен
Куярмын бөтен көчем!

Дөньяның бар шатлыкларын
Бүләк итәм, итәм мин сиңа.
Сине генә, сине яратырмын,
Кияүгә чык син миңа!

Бәхет-шатлык безне көтә,
Бер-бер артлы тезелеп.
Тәкъдим ясыйм бүген сиңа,
Җавап көтәм өзелеп.
Насыйп булса, бергә-бергә
Сөярбез бәбиләрне.
Онык белән сөендереп
Кадерле әниләрне!

Дөньяның бар шатлыкларын
Бүләк итәм, итәм мин сиңа.
Сине генә, сине яратырмын,
Кияүгә чык син миңа!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »