Очрашулар кирәк

Категория: Авторлары

Артларымнан йөреп туйдырдың син,
Син бит миңа дошман шикелле.
Юк, кирәкми, чыкма юлларыма,
Яратуың синең икеле.

"Очрашулар кирәк" дип әйтәсең,
Канаса да тирән яралар.
Ничек кенә үзем теләсәм дә,
Якын булмас безнең аралар.

Салкынаеп киткән араларны
Бозган иде синең хыянәт.
Күзләремә карап әйтче миңа,
Кайда соң бу олы мәхаббәт?

"Очрашулар кирәк" дип әйтәсең,
Канаса да тирән яралар.
Ничек кенә үзем теләсәм дә,
Якын булмас безнең аралар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »