Канаты каерылган күбәләк

Категория: көе һәм сүзләре

Бакчадагы гөлемә килеп кунды
Канаты каерылган күбәләк.
Сабый чагым гүя исемә төште,
Уйный идек һәрчак бергәләп.

Кушымта:
Ниләр булды сиңа, күбәләгем,
Җил-давыллар әллә тидеме?
Еллар аша керсез балачактан
Бер күрешер өчен килдеңме?

Оча идең иркен болыннарда,
Гөлдән-гөлгә кунып, шатланып.
Балачактан килгән кунакмы син?
Шулай ахры, алдым чак танып.

Кушымта:

Күбәләкләр гомере бигрәк кыска,
Һичьюгы бер айлап түгел лә.
Гомеремнең бер елын да сиңа
Мөмкинлегем юк бит бирергә.

Кушымта:

Голосов пока нет
« »