Җыр калдырыйк без (калдыраек)

Категория: көе сүзләре

“Кеше китә — җыры кала”, — диләр,
Бер җыр калсын әле бездән дә.
Ул җыр җанга шатлык булып керсен,
Кояш булып кунсын йөзләргә.

Җыр калдыраек, җирдә нур калдыраек,
Җырда калсын безнең гомерләр.
Безнең дөрләү, безнең януларны
Киләчәккә җырлар илтерләр.

Без хәммәбез җирдә берәү генә,
Беркемнең юк җирдә алмашы.
Кабатланмас үз язмышы белән,
Туа җиргә адәм баласы.

Җыр калдыраек, җирдә нур калдыраек,
Җырда калсын безнең гомерләр.
Безнең дөрләү, безнең януларны
Киләчәккә җырлар илтерләр.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »