Добавлено tatassr в Втр, 20/08/2019 - 15:59

Моңлы көйгә мәгънә кертеп,
Сүзләр җырга кушыла.
Бер-берсен үсләп яшәргә
Насыйп ярлар кавыша.
Кара әле, бер кара (ә)ле:
Парлап йөзә аккошлар.
Бу дөньяда чиксез бәхетле,
Парлап яшәсәләр ярлар.
Күктә күрсәм пар күгәрчен,
Шатлык сыймый күңлемә.
Алар да парлар, бәхетле,
Безнең кебек бу җирдә.
Кара әле, бер кара (ә)ле:
Парлап йөзә аккошлар.
Бу дөньяда чиксез бәхетле,
Парлап яшәсәләр ярлар.
Икебезгә бер мәхаббәт,
Бер хыял икебезгә.
Бәхетебез уртак булсын,
Матур яшик гел бергә.
Кара әле, бер кара (ә)ле:
Парлап йөзә аккошлар.
Бу дөньяда чиксез бәхетле,
Парлап яшәсәләр ярлар.