Ничә еллар сиңа багышладым,
Күңелемнең сагыш-моңнарын.
Йокыларга китсәм сине уйлап,
Сине уйлап атты таңнарым
Сиңа килдем, үтеп гомеремнең,
Каршылыклы, авыр юлларын.
Ач әле, ач миңа йөрәгеңне,
Яшерен серләр анда калмасын.
Ничә еллар буе сине көттем,
Күңелкәем инде шатлансын.
Бәхетебез бикле ятмасын.
Урап-урап хыял тауларыннан,
Сиңа килдем, сиңа карыйм мин.
Ничек икән, ничек икән инде,
Йөрәгеңә ачкыч табыйм мин?
Синең өчен генә мин бит яшим,
Ничек икән сиңа ярыйм мин?
Ач әле, ач миңа йөрәгеңне,
Яшерен серләр анда калмасын.
Ничә еллар буе сине көттем,
Күңелкәем инде шатлансын.
Бәхетебез бикле ятмасын.