Ике йөрәк (икенче вариант)

Безнең назлы мәхаббәткә
Чәчәкләр дә баш ия.
Шул назлардан күңел үсә,
Җиде күккә баш тия.

Ике йөрәк кушылдык та, парлы булдык гомергә.
Мәхаббәтне сүндермәскә бергәләштек гомергә.
Мәхаббәткә кирәк түгел алтыннарың, көмешең.
Син бит минем Ходаемнан сорап алган өлешем.

Ялгыз җанны җылытмый шул
Янып торган учак та.
Кайнар сөю хисе генә
Ярдәм итә шул чакта.

Ике йөрәк кушылдык та, парлы булдык гомергә.
Мәхаббәтне сүндермәскә бергәләштек гомергә.
Мәхаббәткә кирәк түгел алтыннарың, көмешең.
Син бит минем Ходаемнан сорап алган өлешем.

Назлы сөю әле безне
Гомер буе юатыр.
Аның кайнар хисләре дә
Диңгезләрне кайнатыр.

Ике йөрәк кушылдык та, парлы булдык гомергә.
Мәхаббәтне сүндермәскә бергәләштек гомергә.
Мәхаббәткә кирәк түгел алтыннарың, көмешең.
Син бит минем Ходаемнан сорап алган өлешем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »