Ватаным

Категория: көе сүзләре

Инде мин ничәнче мәртәбә
Гасырлар китабын актардым.
Күпме яу, сугышлар аркылы
Син җиңеп чыккансың Ватаным.

«Сез кайсы халыктан?» — дисәләр,
Батырлар исемен атадым.
Батырлар утларга керделәр»
Тик исән булсын, дип, Ватаным.

Илемнең хуҗасы булганга,
Мин җиргә нык басып атладым.
Кешеләр күтәрде Ватанны,
Кешене күтәрде Ватаным.

«Сез кайсы халыктан?» — дисәләр,
Батырлар исемен атадым.
Батырлар утларга керделәр»
Тик исән булсын, дип, Ватаным.

Мнн күрдем, төннәрне таратып,
Дөньяда алсу, таң атканын.
Яктыра, аллана җир йөзе…
Тан булып нур сибә Ватаным.

«Сез кайсы халыктан?» — дисәләр,
Батырлар исемен атадым.
Батырлар утларга керделәр»
Тик исән булсын, дип, Ватаным.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.9 (8 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »