Кара күзләремә

Категория: көе һәм сүзләре

Сиңа булган хисләремне
Тиңлим кайнар кояшка.
Җылытырмын, эретермен
Баткан булсан сагышка.

Кара күзләремә, кара,
Яратамын тик сине.
Безне бәхет алда көтә,
Югалтма, бәгърем, мине.

Язлар җитсә бөреләнә
Тик безнең өчен генә.
Гомер буе мин туймамын
Әйтеп сиңа назлы сүзләр.

Кара күзләремә, кара,
Яратамын тик сине.
Безне бәхет алда көтә,
Югалтма, бәгърем, мине.

Салкын җилләр кагылмасын,
Бир әле кулыңны, иркәм.
Дөнья шундый матур, гүзәл
Кайнар сөюдән икән..

Кара күзләремә, кара,
Яратамын тик сине.
Безне бәхет алда көтә,
Югалтма, бәгърем, мине.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »