Язмыш (бишенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Кыр казлары китте тезелеп,
Калды үзәкләрем өзелеп…
Пар казлардай идек без элек, без элек!
Язмышыбыз явыз шаярды,
Ул мәңгегә өзде араны,
Йөрәгебез hаман яралы, яралы…

Күңелемдә уйлар бураны,
Юлларыбыз хәзер ураулы,
Берьялгызың яшәп буламы?
Сөю гөлем сулды көзләрдә,
Сагыш тулы яшьләр күзләрдә,
Синсез миңа ничек түзәргә, түзәргә?

Кыр казлары китте тезелеп,
Соңгы өметләрем өзелде…
Күңелемдә моңсу көз инде…
Көзге сагыш керде арага
Төзәлмәслек салып яралар.
Бергә булу безгә язмаган, язмаган…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »