Камышлы күл

Камышлы күл буйлап аккош йөзә уйнап,
Тибрәлдерә көмеш күл өстен.
Төнлә төнбоеклар йомылып йоклыйлар,
Һавада кысса да ай күзен.

Сөйгәнемне уйлап, күл буйларын буйлап
Таң аттырдым бүген тагын да.
Аккош мәхаббәтен язмыш бүләк итте,
Шуңа оныталмыйм һаман да.

Иртән искән жилдә камыш шаулый күлдә,
Шомландырып тирә-якларны.
Төшсә дә күзләрем, төшми күңелләрем —
Йөрәк кабул итми ятларны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »