Добавлено tatassr в Пнд, 09/09/2019 - 13:03

Таралдылыр томан кебек,
Яшьлекнең хыяллары.
Үкенечсез узмый бит ул
Гомерләрнең юллары.
Дөнья булгач — бар да була:
Булса авыр чаклары.
Алга кара: анда яна
Өметнең маяклары!
Гомер юлларында күпме
Хата, ялгышлары да,
Өмет җитәклидер мине
Адашыр чакларымда.
Дөнья булгач — бар да була:
Булса авыр чаклары.
Алга кара: анда яна
Өметнең маяклары!
Айкалдыра, чайкалдыра
Тормышның киртәләре,
Бик өмет белән нурлансын
Һәркемнең иртәләре.
Дөнья булгач — бар да була:
Булса авыр чаклары.
Алга кара: анда яна
Өметнең маяклары!