Көтеп яшим

Хатларыңны көтеп яшим,
Юкмы язар сүзләрең?
Сине генә яратам, дип,
Синең өчен җан атам, дип,
Акта иде күзләрең.

Төннәр айсыз, көн кояшсыз,
Күкләремдә гел болыт.
Балкып таңнар атсын әле,
Үпкәләүләрен оныт.

Вакытлыча гына микән
Ераклаша аралар?
Дәваларын табар микән,
Үкси-үкси елый икән
Йәрәктәге яралар.

Төннәр айсыз, көн кояшсыз,
Күкләремдә гел болыт.
Балкып таңнар атсын әле,
Үпкәләүләрен оныт.

Мин бит сине көтеп яшим,
Саклап сабырлыгымны.
Күңелемнең хисләр таша,
Сагыш тулы еллар аша
Сиңа сузам кулымны.

Төннәр айсыз, көн кояшсыз,
Күкләремдә гел болыт.
Балкып таңнар атсын әле,
Үпкәләүләрен оныт.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »