Добавлено M.Feruza в Втр, 17/09/2019 - 18:35
Чәчәкләр җыям болында,
Чәчәкләр сөрмәлеләр.
Янды җан, янды уфтанып,
Билгесез серләреннән.
Һәр караш минем йөрәкне
Көйдереп үтте төсле.
Сүзсез көйдергән карашлар
Ник болай үкенечле?..
Җыелып бергә, чәчәкләр
Килгәннәр күк яшьлектән;
Карыйлар күзгә, ә минем
Күзләремдә яшь кипкән.
Сорыйлар кебек чәчәкләр:
"Йә, әйт, нинди уең бар?"
Уйлардан уелып калды
Йөрәгемдә уемнар.