Килдем сезгә Идел-диңгез кичеп,
Сезне сагынып канатланып-очып.
Кош канатлары түгел иңемдә,
Җыр канатлары минең күңелемдә.
— Әйдәгез дусларым, җырлыйк бергә,
Иң матур җырларны сайлап кына.
Иң матур җырларны сайлап кына,
Яшик бу дөньяда сайрап кына..
Бүләк итеп чәчәкләр өзмәдем,
Мин cезгә иң матур җыр эзләдем.
Матур җырны таптым туган илемдә
Иң матур көйле тургай теленнән.
— Әйдәгез дусларым, җырлыйк бергә,
Иң матур җырларны сайлап кына.
Иң матур җырларны сайлап кына,
Яшик бу дөньяда сайрап кына..
Варианты песни
Бу җыр Илнур Муфтахов репертуарында бар
Добавлено M.Feruza в СБ, 02/11/2019 - 11:22
«
»