Төшләремә керә алан

Тәлгәш-тәлгәш кызыл балан,
Чык җемелди үзендә.
Мәхәббәтне сагыш иттең,
Тора (а)лмадың сүзеңдә.

Төшләремә керә алан,
Аланда кызыл балан.
Шунда мине көтәрсең, дип,
Алданам әле һаман.

Алан күрке — кызыл балан,
Язларын чәчәк ата.
Шул ак чәчкәләргә карап
Күңелем сиңа кайта.

Төшләремә керә алан,
Аланда кызыл балан.
Шунда мине көтәрсең, дип,
Алданам әле һаман.

Якты алан, кызыл балан —
Хатирәләр учагы.
Уттан алып суга сала
Мәхәббәтнең кочагы.

Төшләремә керә алан,
Аланда кызыл балан.
Шунда мине көтәрсең, дип,
Алданам әле һаман.
Шунда мине көтәрсең, дип,
Алданам әле һаман…
Алданам әле һаман…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »