Кара урман (икенче вариант)

Карурманны кичкән чакта
Менеп кичтем акбүз атка;

Карурман кергәч,
Карурман кергәч.
Юллар таш кына,
Күңелем ашкына.

Егет булсаң, дан югалтма
Куркакларга төзәп уклар атма!

Карурман кергәч,
Карурман кергәч,
Төннәр караңгы,
Зиһенем таралды.

Карурманның уртасында
Төлке уйный торган урлар бар;

Карурман кергәч.
Карурман кергәч.
Кошлар сайраша,
Хәйран тамаша.

Типсен йөрәк, сүнмәсен дәрт,
Дәртлеләргэ якты юллар бар.

Карурман кергәч,
Карурман кергәч,
Юллар таш кына.
Күңелем ашкына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (12 голосов)
« »