Яңа ел (бишенче вариант)

Категория: Авторлары

Якынлаша Яңа ел,
Дулкынлана йөрәкләр.
Озатып кала иске ел,
Теләп изге теләкләр.
Килгән дуслар, туганнар,
Күмәкләшеп тулганнар.

Гомерләр барда, атлыйбыз алга.
Утырма син бер дә моңаеп.
Сөенеч-шатлык, мәхәббәт, саулык
Алып килсен безгә Яңа ел!

Барлык дөнья шатлана,
Балкып яналар утлар.
Яңа елдан башлана
Тагын яңа шатлыклар.
Кыш бабайдан — бүләкләр,
Кушып изге теләкләр.

Гомерләр барда, атлыйбыз алга.
Утырма син бер дә моңаеп.
Сөенеч-шатлык, мәхәббәт, саулык
Алып килсен безгә Яңа ел!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »