Яңа көнем, сиңа сәламнәрем

Категория: Авторлары

Яңа көнем, сиңа сәламнәрем!
Изге булып җиргә килсәңче.
Һәр мизгелнең зифа толымнарын
Шатлыкларың белән үрсәңче!

Яңа көнем, сиңа сәламнәрем!
Ак нур булып җанда калсаң икән.
Шатлык-куанычлар алып килеп,
Яңа хисләр җаңга салсаң икән!..

Яңа көнем, сиңа сәламнәрем!
Ничек көттем сине, белсәң иде!
Изге хәбәрләрең белән генә
Ишегемне ачып керсәң иде!..

Яңа көнем, сиңа сәламнәрем!
Ак нур булып җанда калсаң икән.
Шатлык-куанычлар алып килеп,
Яңа хисләр җаңга салсаң икән!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »