Сөю учаклары дөрләсен

Категория: көе һәм сүзләре

Сөюебез шаулап чәчәк атты,
Язларыбыз яңа башлана!
Кабул итче кайнар сөюемне —
Йөрәгеңнән сызып ташлама!

Ал син мине кайнар кочагыңа —
Сандугачлар бездән көнләсен!
Бер ут булып һәм бер ялкын булып,
Сөю учаклары дөрләсен!
Бер-беребез өчен туганбыз без,
Бергә атсын тормыш таңнары!
Ал таңнарда кавышсыннар шулай,
Бар дөньяның гашыйк жаннары!

Ике ярны бергә тоташтырып,
Сөю күперләре салырбыз!
Ялгыз калып газаплардан янмыйк —
Мәхаббәт утында янырбыз!

Ал син мине кайнар кочагыңа —
Сандугачлар бездән көнләсен!
Бер ут булып һәм бер ялкын булып,
Сөю учаклары дөрләсен!
Бер-беребез өчен туганбыз без,
Бергә атсын тормыш таңнары!
Ал таңнарда кавышсыннар шулай,
Бар дөньяның гашыйк жаннары!

Йөрәкләрне бергә кавыштырып,
Үтик, җаным, тормыш юлларын!
Янсак әйдә, икәү бергә яныйк,
Бир инде, бир назлы кулларың!

Ал, син, мине кайнар кочагыңа —
Сандугачлар бездән көнләсен!
Бер ут булып һәм бер ялкын булып,
Сөю учаклары дөрләсен!
Бер-беребез өчен туганбыз без,
Бергә атсын тормыш таңнары!
Ал таңнарда кавышсыннар шулай,
Бар дөньяның гашыйк жаннары!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »