Яшьлек җыры

Категория: көе сүзләре

Ничә еллар аша, урап юллар узып,
Яшьлек яры белән табыштык.
Күп ялгышлар аша, ялгызлыкка түзеп,
Бәхет өченгәме кавыштык.

Тәмамланмагандай, гомер юлы буйлап
Яшьлек җырым сиңа сакланган.
Берни булмагандай, кирәксезгә санап,
Йөрәгемнән сызып ташлама.

Гаепле баладай, күзләремә карап,
Читтә генә басып торасың.
Еллар узмагандай, һаман ихлас калган
Яшьлектәге кебек карашың.

Тәмамланмагандай, гомер юлы буйлап
Яшьлек җырым сиңа сакланган.
Берни булмагандай, кирәксезгә санап,
Йөрәгемнән сызып ташлама.

Кайбер минутларда, ялгыз калган чакта,
Сине уйлап, йөрәк нык калсын.
Тагын ялгышларга юллар куймас саклап,
Бәхет юлы ныклы саклансын.

Тәмамланмагандай, гомер юлы буйлап
Яшьлек җырым сиңа сакланган.
Берни булмагандай, кирәксезгә санап,
Йөрәгемнән сызып ташлама.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »