Җаным белән ант итәм

Категория: Авторлары

Күзләреңә туры карап,
Сөю сүзен әйтимме?
Әллә инде мин бакчамда
Гәлләр бүләк итимме?
Бер учакта яныйк бергә
Дөрләп, сүнмәсен хисләр.
Еллар узса узсын, җаным,
Тик шиңмәсен ал гөлләр.

Сине, җаным, жаным,
Күз алмам кебек күрәм.
Сине, жаным, жаным,
Беркемгә дә мин бирмәм,
Сине, җаным, жаным.
Мәхаббәтне мин саклармын,
Җаным белән ант итәм,
Җаным белән ант итәм.

Кайнарлыгын мәхаббәтнең
Тоясыңдыр үзең дә
Һәрбер җылы сулышымнан,
Һәрбер якты сүземдә.
Бер учакта яныйк бергә
Дөрләп, сүнмәсен хисләр.
Еллар узса узсын, җаным,
Тик шиңмәсен ал гөлләр.

Сине, җаным, жаным,
Күз алмам кебек күрәм.
Сине, жаным, жаным,
Беркемгә дә мин бирмәм,
Сине, җаным, жаным.
Мәхаббәтне мин саклармын,
Җаным белән ант итәм,
Җаным белән ант итәм.

Сине, җаным, жаным,
Күз алмам кебек күрәм.
Сине, жаным, жаным,
Беркемгә дә мин бирмәм,
Сине, җаным, жаным.
Мәхаббәтне мин саклармын,
Җаным белән ант итәм,
Җаным белән ант итәм.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »