Яшьләү дәшә

Категория: Авторлары

Урман исән, кырлар исән,
Авыл соң кая үзе?
Монда яшәп киткәннәргә,
Ходаем, бирче түзем.
Кыендыр бит бу дөньяда
Туган авылсыз яшәү.
Ятим-ялгыз йөрәк белән
Ялгызы калган Яшьләү.

Үләннәре корыса да,
Исеме исән — Яшьләү.
Аңарга да кыендыр бит
Япа-ялгызы яшәү.

Сөреп басу ясаганнар,
Актарып нигез ташын.
Ирексездән күпме кеше
Чит җирдә җыя ашын.

Үләннәре корыса да,
Исеме исән — Яшьләү.
Аңарга да кыендыр бит
Япа-ялгызы яшәү.

Кемнәр генә тараткан соң,
Кемнәр соң биргән әмер?
Шатлык тулы урамнарны
Күрергә иде хәзер.
Кыендыр бит кемнәргәдер
Туган авылсыз яшәү.
Аралашкан балаларын
Үзенә дәшә Яшьләү.

Үләннәре корыса да,
Исеме исән — Яшьләү.
Аңарга да кыендыр бит
Япа-ялгызы яшәү.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »