Әткәй йорты (дүртенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Тәүге сулыш, тәүге елау,
Әнкәемнең күкрәк сөте,
Тәпәш бер өй, салам түбә,
Учак уты, зәңгәр төтен —
Әткәй йорты.

Тәүге адым, тәүге юллар,
Әнкәемнең карашлары…
Бар дөньяны иңләр-буйлар
Гомеремнең канатлары —
Әткәй йорты.

Шатлыкта да, ҡайгыда да —
Әнкәемнең күз яшьләре.
Чит җирләрдән кайтыр якка
Йөрәгемне җитәкләде
Әткәй йорты.

Соңгы сулыш — гомерләрнең
Читләп үтмәс бер минуты.
Мәңге кала күкрәк сөте,
Янып кала усак уты —
Әткәй йорты.

1977

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »