Онытмам

Яңгырдан соң җир яшәреп кала,
Кояш чыга кара болыттан.
Мине шул кояштай җылытасын,
Сине, сылу, сине онытмам.

Син үстергән гөлгә кырау тимәс,
Көз дә, кыш та аны сулытмам.
Син үзең дә шиңмәҫ бер гөлгенәм,
Сине, сылу, сине онытмам.

Тормыш булгач, дауыллы да булыр,
Җирдә син яшәгәч боекмам.
Син генә бит минем тормыш язым,
Сине, сылу, сине онытмам.

1965

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »