Йөрәк кошым

Сайрыйсың да моңлы итеп,
Йөрәккә кагыласың.
Нигә әле сагышларның
Еракка агыла соң?

Сайрый-сайрый оч син кошым,
Моңың торсын түгелеп.
Синең сихри җырларыңнан
Күтәрелсен күңелем.

Күркәм җирнең кочагында
Гөл чәчәкләр нур сибә.
Шундый матурлыкны күреп
Йөрәкләр дәртле тибә.

Сайрый-сайрый оч син кошым,
Моңың торсын түгелеп.
Синең сихри җырларыңнан
Күтәрелсен күңелем.

Күңелемә оя үрде
Әй, моңлы илһам кошы.
Сезгә моңын бүләк итәм
Гөлләмәләргә кушып.

Сайрый-сайрый оч син кошым,
Моңың торсын түгелеп.
Синең сихри җырларыңнан
Күтәрелсен күңелем.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »