Учларымда ак карлар

Карлар ява ишеп-ишеп,
Мин сузам учларымны.
Ак төсләрдә генә күрәм
Барасы юлларымны.

Ап-ак карлар учларымда
Ак теләкләр дусларыма
Мин бәхетле — саф күңелле
Дусларым булганына.

Җил очыра учларымнан
Мамыктай ак карларны.
Күңел түрләрендә йөртәм-
Яраткан дусларымны.

Ап-ак карлар учларымда
Ак теләкләр дусларыма
Мин бәхетле — саф күңелле
Дусларым булганына.

Бии-бии ява карлар —
Җыела учларыма.
Ак теләкле — ак җырларым —
Бүләгем дусларыма.

Ап-ак карлар учларымда
Ак теләкләр дусларыма
Мин бәхетле — саф күңелле
Дусларым булганына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »