Мине күрми китмә

Әгәр килсәң, мине күрми китмә.
Син юлыксаң бикле ишеккә,
Күңелеңнең «көтми икән…» дигән
Шикле уен берүк ишетмә.

Әгәр килсәң, мине күрми китмә.
Булмасам да, эзләп тап әле.
Син һаман да җанга якын кешем,
Һәрчак шулай булып кал әле.

Әгәр килсәң, мине күрми китмә.
Сүнгән булса утлар тәрәздә,
«Килгән идем» дигән сүзләр генә
Язып калдырма син кәгазьдә.

Әгәр килсәң, мине күрми китмә.
Булмасам да, эзләп тап әле.
Син һаман да җанга якын кешем,
Һәрчак шулай булып кал әле.

Әгәр килсәң, мине күрми китмә:
«Кайтыр, — диеп, — үзе иркенләп…»
Ләйсән яңгыр язда гына ява,
Ә язларга әле иртәрәк.

Әгәр килсәң, мине күрми китмә.
Булмасам да, эзләп тап әле.
Син һаман да җанга якын кешем,
Һәрчак шулай булып кал әле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »