Йолдызлар сүнде, төн узган инде,
Бер йолдыз калды, ул Чулпан иде.
Кемне көтәсең таң саен ялгыз,
Әйт әле миңа, әй, шаян йолдыз?
Һәм әйтте Чулпан дөньяга сүзен:
— Күрәсем килә кояшның үзен…
Шул чакта кояш ал йөзен ачты,
Чулпан кызарды, аннан соң качты.