Авылымда каз өмәсе

Каз йолкалар кызлар, алар өчен
Коймак пешә hәрбер ызбада.
Егетләрнең күзе төшмиме соң,
Егетләрнең күзе төшмиме соң
Каз йолкырга килгән кызларга!

Су буена сипсәң каурыйларын,
Тагы дабик уңар казыгыз.
Кызларыгыз китәр чаклар җитте,
Кызларыгыз китәр чаклар җитте,
Сагынырсыз, карап калыгыз.

Көзләр килмәс, киткән кошлар кебек,
Вакыт килмәс, китә кыз бала.
Ә авылда хәзер каз өмәсе,
Ә авылда хәзер каз өмәсе,
Өмә җыры шаулап тарала.
Карап калыгыз киткән кызларга.
Карап калыгыз киткән кошларга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »