Каз өмәсе (икенче вариант)

Авылларда каз өмәсе гөрли,
Юл буена канат сипкәннәр.
Канат өсләренә баса-баса
Кызлар каз юарга киткәннәр.

Әллә нинди генә сәер чак бу,
Үзе моңсу, үзе күңелле.
Каз гомере кире кайтмый торган
Яшьлек кебек кыска гомерле.

Җырлый-җырлый кызлар каз юалар,
Юл буена канат сипкәннәр.
Туй-табыннарына кызлар чыгар,
Кызлар каз юарга киткәннәр.

Авылларда каз өмәсе гөрли,
Юл буена канат сипкәннәр.
Канат өсләренә баса-баса
Кызлар каз юарга киткәннәр.
Авылларда каз өмәсе гөрли.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »