Әткәй — әнкәй алтын канат

Рәхмәтләрне сезгә әйтер өчен
Бармы икән сүзләр дөньяда?
Бәхет ташый безнең күңелләрдән
Әткәй-әнкәй имин булганда.

Әткәй-әнкәебез — алтын канат,
Безнең өчен тормыш тоткасы.
Нинди генә зур юллар үтсәк тә,
Ата йорты — дөнья уртасы, ата йорты.

Озын гомер сезгә насыйп булсын.
Әткәй-әнкәй, имин булыгыз.
Сез көткәндә туган өебезгә
Һич киселмәс кайтыр юлыбыз.

Әткәй-әнкәебез — алтын канат,
Безнең өчен тормыш тоткасы.
Нинди генә зур юллар үтсәк тә,
Ата йорты — дөнья уртасы, ата йорты.

Әткәй-әнкәйле йорт — оҗмах йорты.
Ишекләре — җәннәт капкасы.
Изге терәк тормыш юлыбызда —
Әткәй-әнкәбезнең догасы.

Әткәй-әнкәебез — алтын канат,
Безнең өчен тормыш тоткасы.
Нинди генә зур юллар үтсәк тә,
Ата йорты — дөнья уртасы, ата йорты.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »