Добавлено Almaz в Втр, 04/02/2020 - 20:12
Яратканым өчен сине өзелеп,
Беркайчан да кире үкенмәм.
Яратмасаң, әйдә, син яратма мине,
Китә алсаң (калсаң), үзең кит миннән.
Синең барлыгына сөенә-сөенә,
Күпме гомер юлы үтелгән.
Яши алсаң, минсез, минсез (әйдә) яшәп кара,
Китә алсаң, үзең кит миннән.
Мине шулай яратмавың өчен,
Син булырсың беркөн үкенгән.
Соңга калып миңа башың иеп:
«Китмә миннән!» — диеп үтенгән…