Йөрәгемә мыны куша алмыймын

Акылыма куштым: уйламаска
Синең хакта башка бер генә.
Хәтеремә куштым: исләмәскә,
Үткән калсын булып сер генә.

Хисләремә куштым: юл куймаска
Тилеләнеп, шашып сөергә.
Күңелемә әйттем: ярамый, дип,
Өзгеләнеп шулай көергә.

Күзләремә куштым: очрашканда
Очкынланып, балкып китмәскә.
Серләремә әйттем: тойгыларым
Җан дустыма, хәтта, чишмәскә.

Керфек атып, түбән карап кына
Горур үттем синең кушаңнан.
Онытырга күпме тырышсам да,
Йөрәгемә мыны куша алмам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »