Ак каеннар (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Ак каеннар һаман ак кына,
Ак томаннар бөтте таралып.
Ак яулыгым җилгә җилбердәй,
Минем генә күңел яралы…

Аккош булып осты мәхәббәт,
Соңгы җырын җырлап өзелеп,
Ак каеннар бөтмәс сагыштай
Юлларыма басты тезелеп.

Мин ялгызым чыгам кырларга,
Юлларыбыз инде бер түгел.
Әрнеп— янып тибә (яна) йөрәгем,
Синән башка мин ул, мин түгел…

Гомерем буе бер ак йолдыздай,
Янарсың син башым очында.
Сиңа багып табынырмын мин
Төннәр аша һаман пышылдап.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , , репертуарында бар « »