Сагынмас та идем

Тальян гармун тартып, уйнап-көлөп,
Түшкә казап тугай гөлләрен,
Үткәрмәсәм җылы кочагында
Яшьлегемнең алсу көннәрен,
Сагынмас та идем туган якны,
Сагынмас та идем шул чакны.

Сандугачлы урманнарга илткəн
Серле сукмакларны белмəсəм,
Сөйгəнемə бүлəк итәр өчен
Чəчәклəрдəн таҗлар үрмəсəм,
Сагынмас та идем туган якны,
Сагынмас та идем шул чакны.

Йөрəгемə сүнмəс ялкын салган
Чишмəлəрнең суын эчмəсəм,
Басуларда алтын башакларга
Күңелем белəн кушылып үсмəсəм,.
Сагынмас та идем туган якны,
Сагынмас та идем шул чакны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »